Әлмәттә 50 метрлы бассейн ачылды

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Тантаналы ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов, Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләрнең Татарстанның социаль инфраструктурасын үстерүгә керткән өлешен югары бәяләде.

Социаль әһәмиятле объектлар төзелешенә керткән өлеше өчен «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатына лаек булды.

Заманча күп функцияле үзәк бөтен дөнья стандартларына туры килә. Объектның гомуми мәйданы 12 мең квадрат метр тәшкил итә. Зур бассейннан тыш, монда балалар өчен 10 метрлы бассейн да урнаштырылган.

Биредә “Актив озын гомер”, универсаль, тренажер, коры йөзү, төркемнәрдә эшләү өчен махсус заллар, сайкл-студия һәм медицина кабинетлары да бар. Бассейн «Татнефть» компаниясе ярдәме белән төзелде.  “Мирас”та һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International