ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елда Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан «PROF компас»  һөнәри юнәлеш бирүче проекты  гамәлгә ашырыла, аның кысаларында: «Хезмәт кешесе» конкурс-күргәзмәсе»; «Агро PROFI» авыл хуҗалыгы культураларын үстерү буенча конкурслар игълан ителгән иде.

Ел саен 20 ноябрь көнне Татарстан Республикасы территориясендә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне оештырыла.

Шәһәр активы белән иртәнге киңәшмә барышында Әлмәт районы территориясендә үзсалым буенча референдум нәтиҗәләре чыгарылды. Референдум нәтиҗәләре белән башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлекләре белән элемтә буенча урынбасары Олег Шабалин таныштырды.

 


18
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

18 ноябрь көнне иртәнге 7.00 сәг авыл җирлекләрендә үзсалым референдумы сайлау участоклары ачылды. Халык тавыш бирә башлады. Тавыш бирү 20.00 сәг. кадәр дәвам итәчәк.

Бүген Әлмәт  муниципаль районында үзара салым  кертү буенча  референдум  уза. Район башлыгы  тавыш бирүдә катнашып  үзара салым кертүгә карата үзенең мөнәсәбәтен белдерде.  Айрат Хәйруллин  Новоникольск авылы җирлегендә урнашкан   сайлау участогында  тавыш бирде.

 


17
ноябрь, 2018 ел
шимбә

29 декабрь көнне ачык үзәк бозлавыкта «Рус классика»сы узачак, аның барышында «Нефтяник» командасы  Башкортостан — Нефтекама «Торос»ы белән уйнаячак. Матч 17:00 сәг. башлана. 

Берләшкән Милләтләр Оешмасы резолюциясе нигезендә 2005 елның 26 октябреннән башлап, ноябрь аеның өченче якшәмбесе ел саен юл-транспорт фаҗигаларында һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты - киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-җитемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү, башбаштаклыкларга каршы чыгу.

Әлмәтнең  «Спутнигы» «Себер снайперлары» командасын җиңде. Матчның исәбе - 3:2. 

Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясаганда түбә ябу һәм фасад эшләре көзге-кышкы чорга күчерелмәскә тиеш. Моның өчен үз вакытында аукционнар уздырырга һәм проект документациясен әзерләргә кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә шундый бурыч куйды. 

14 ноябрьдә "Алсу" балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены үткәрелде. Чараның максаты - балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне системалаштыру, балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм кисәтү. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International