“Алнас” заводы 40 еллык юбилеен билгеләп үтә

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Бүгенге көндә “Алнас” Россиядә нефть чыгару өчен насос җайланмаларын тулы комплектта җитештерүче эре предприятеләрнең берсе булып тора.Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  район башлыгы Айрат Хәйруллин, ЧТПЗ төркеме акционеры Андрей Комаров,  “Татнефть” компаниясенең генераль директоры Наил Маганов һәм заводның лаеклы ялда булган хезмәткәрләре дә катнашты.

- “Бүген безнең республика өчен мөһим вакыйга. Без “Алнас” оешмасының 40 еллыгын бәйрәм итәбез. "Алнас” Россия базарының 19  процент өлешен алып тора. Заводның продукциясе 20 дән артык илгә җибәрелә", - дип билгеләп үтте үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

Президент завод тарафыннан җитештерелә торган продукция һәм  цехлардагы үзгәрешләр белән танышып чыкты. 2011-2017 еллар аралыгында заводта, механик эшкәртү, сынау һәм башка төр җиһазлар яңартыла. Әлеге модернизацияләү заводның җитештерү егәрлекләрен арттыруга  мөмкинлекләр бирә.

Завод продукциясенең сыйфаты дөньякүләм стандартларына туры килә. Әлмәт заводы берничә тапкыр Россиянең иң яхшы машина төзелеше предприятиесе дип таныла. Хәзер биредә башкарма директор вазифаларын башкаручы Илдар Хәйруллин җитәкчелегендә 1 800 кеше хезмәт куя. Бүгенге көндә завод 100 дән артык насос, 50 дән артык двигатель төрләрен һәм 3 меңнән артык нефть җиһазларының комплектациясен тәкъдим итә.

Бу көнне “Алнаc” хезмәткәрләренә республика бүләкләре дә тапшырылды.

Бәйрәм кунаклары өчен Татарстанның танылган дәүләт симфоник оркестры һәм М. Глинка исемендәге Чиләбе опера һәм балет театрының вокал мәктәбе укучылары катнашындагы концерт программасы  бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International