ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

27 ноябрь көнне “Нефтяник” Чиләбе шәһәренең “Челмет” командасы белән очрашты. Ике период дәвамында ике команданың берсе дә исәпне ача алмады. Ләкин бераздан  “Нефтяник”ка уңыш елмая. Исәпне Станислав Альшевский ачып җибәрә. Берничә секундтан  “Нефтяник” форворды Денис Ляпустин Николай Подскребалинны борчу сала. Күп тә үтми Николай Елисеев исәпне 3:0 ясый. Дүртенче алканың һәм шул ук вакытта дубльның авторы  Станислав Альшевский  булды. Аннан соң “Челмет” капкачысы үз урынын башка уенчыга бирә. Ләкин ул да үз капкасына хуҗа була алмый. Җиңү ноктасын Умед Гыйльманов куйды.  Уен 5:0 исәбе белән тәмамлана.

Бүген шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән аз гына кар. Җил 4-9, 12 м/с. Минимальтемпература төнлә -10..-13º, аязганда -17º; максималь температура  -8..-11º. Юлларда бозлавык. 

 

Әлмәт районы башлыгы гражданнарны кабул итте. Халык белән очрашуга башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары да килде. Барлык сораулар буенча да җаваплар да бирелде. 

22- 24 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Ярышларда бөтен Татарстаннан 45 команда составында 350  спортчы катнашты. Әлмәт шәһәренең җыелма командасына Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш бүлегенә йөрүче 4 укучы керде.

 


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Шикәр чире белән авыручылар саны елдан ел арта бара. Татарстанда исә бу авыру белән интегүче 120 меңгә якын кеше яши. Бөтендөнья шикәр чире белән көрәш көне уңаеннан Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе “Нур” хәйрия фонды белән берлектә хәйрия акциясен уздырды. Акция Әлмәт шәһәренең 3 нче поликлиникасында  1 тип шикәр авыруы булган кешеләр өчен оештырылды.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы залогсыз алырга мөмкин булган займ күләмен арттырды. Хәзер ул 1 миллион сум тәшкил итәчәк. Әлеге яңалыклар  бизнесларын үстерергә теләүче  кече һәм урта  эшмәкәрлек субъектларына кагыла. Елына 7,5 процент ташламалы займны ел ахырына кадәр  ТР Гарантия фондның һәм физик зат поручительлеге  булган очракта гына алып була.

 

1 декабрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара узачак. Программада:  8.00 - 9.30 концерт программасы, спорт ярышлары, кул эшләре күргәзмәсе.  10.00 - тантаналы бүлек башлана.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының карары нигезендә 29 ноябрь көнне Әлмәт шәһәре территориясендә махсус тактик өйрәнү элементлары белән команда-штаб укулары узачак. Шуңа бәйле рәвештә, полиция хезмәткәрләре әлмәтлеләрне укулар уздыру урыннарында җәяүлеләр һәм транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү мөмкинлеге турында кисәтә.

Конкурсның төп максаты - сәламәт һәм актив тормыш максаты. Әлеге  проект  7 -8 сыйныф укучылары өчен каралган. Бәйге Әлмәт мәктәпләре укучылары катнашты.

Әлмәтлеләр электрон почталарына юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар буенча карарларны һәм фото- һәм видео төшерү системалары ярдәмендә ясалган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материалларын алу мөмкинлеге белән куллана алалар. Алар расланган көнне ук җибәреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International