Шикәр чире белән авыручылар саны елдан ел арта бара. Татарстанда исә бу авыру белән интегүче 120 меңгә якын кеше яши. Бөтендөнья шикәр чире белән көрәш көне уңаеннан Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе “Нур” хәйрия фонды белән берлектә хәйрия акциясен уздырды. Акция Әлмәт шәһәренең 3 нче поликлиникасында 1 тип шикәр авыруы булган кешеләр өчен оештырылды.