Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының карары нигезендә 29 ноябрь көнне Әлмәт шәһәре территориясендә махсус тактик өйрәнү элементлары белән команда-штаб укулары узачак. Шуңа бәйле рәвештә, полиция хезмәткәрләре әлмәтлеләрне укулар уздыру урыннарында җәяүлеләр һәм транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү мөмкинлеге турында кисәтә.