Әлмәт эшмәкәрләре өчен залогсыз 1 миллион сум күләмендә займ алу мөмкинлеге бар

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы залогсыз алырга мөмкин булган займ күләмен арттырды. Хәзер ул 1 миллион сум тәшкил итәчәк. Әлеге яңалыклар  бизнесларын үстерергә теләүче  кече һәм урта  эшмәкәрлек субъектларына кагыла. Елына 7,5 процент ташламалы займны ел ахырына кадәр  ТР Гарантия фондның һәм физик зат поручительлеге  булган очракта гына алып була.

Финанс ярдәм чаралары хакында тулырак мәгълүматны 8 (843) 524-90-90 телефон номеры аша белергә була. Консультатив ярдәм Казан шәһәре, Петербургская урамы, 28 нче йорт адресы буенча урнашкан Эшмәкәрләр йортында да күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International