Әлмәт муниципаль районының Башкарма комитеты белдергәнчә, “соры” хезмәт базары белән бәйле сораулар буенча һәм хезмәт хакын түләмәү турында Татарстан Республикасының дәүләт хезмәте сайтында “Халык контроле” системасына яисә 000, 8(8553) 000-000 телефоны буенча мөрәҗәгать итергә мөмкин.
Әлмәтең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә, алга таба аларга финанс ярдәме күрсәтү максатында 4 эшсез гражданның эшмәкәрлек эшчәнлеге рәвешендә үзмәшгульлеген оештыру өчен төзелгән бизнес-планнарны карау буенча Экспертлар советының чираттагы утырышы узды.
Бүген Әлмәттә 36 нчы балалар бакчасында V республика «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" һөнәри бәйгесенең җирле этабы узды. Үзара ярыш бик кызыклы узды.
1 декабрь көнне әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын “Мәдәни мохит” проектының кышкы сезон ачылышына чакыралар. “Мәдәни мохит” проектының кышкы сезон ачылышына чакырып калабыз. Биредә сезне кызыклы күңел ачу программасы, урам театры артистлары чыгышы, әкият иленә сәяхәт һәм мавыктыргыч уеннар көтеп кала.
Иртәгә шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән акрын гына кар. Җил 4-9, 12 м/с. Минималь температура -13..-17º, аязганда -22º; максималь температура -10..-15º. Юлларда бозлавык.
Quanta – математика, физика, химия, биология, электроника, Mental Ability, робототехника буенча халыкара олимпиада. Ул ел саен Һиндстанда City Montessory School базасында уза. 2018 елда анда Канада, АКШ, Индонезия һәм башка күп кенә илләрдән килгән командалар катнашты. Әлмәт укучылары бәйгеләрдә катнаштылар һәм алдынгы урыннарны яуладылар.
23-25 ноябрьдә Самарада грек-рим көрәше буенча «Надежды России» ачык турниры узды. Турнир СССР ның спорт мастеры С.Т.Сусликов истәлегенә оештырылды.
«Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында Әлмәттә мобиль пунктлар эшләячәк. Биредә теләгән һәркем ВИЧ-инфекциягә аноним экспресс-тест уза алачак. Моннан тыш, тестны узганчы һәм узганнан соң медицина психологының консультациясен алырга мөмкин булачак.
29 декабрь көнне әлмәтлеләрне Югары хоккей лигасы (ВХЛ) - «Русская классика» чарасына чакыралар. Быел ул җиденче тапкыр уздырыла.
ФФБУЗ «Центр гигиены и эпидемиологии в Республике Татарстан (Татарстан)» 28.11.2018. алып 08.12.2018 кадәр "кайнар линия" оештыра. "Кайнар линия" телефоны 8 (8553) 452-069 9.00 сәг. алып 17.00 сәг. кадәр.