Әлмәт көрәшчеләре җиңү белән кайтты

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

22- 24 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Ярышларда бөтен Татарстаннан 45 команда составында 350  спортчы катнашты. Әлмәт шәһәренең җыелма командасына Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш бүлегенә йөрүче 4 укучы керде.

60  килограммга кадәр авырлык категориясендә Дмитрий Гайниев, 90  килограммга кадәр авырлык категориясендә Айрат Сәмигуллин  2 нче урынга ия булдылар. Тренерлары – Р. Ганиев.

Гомуми зачетта Әлмәт шәһәренең җыелма командасы 2 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International