Якшәмбе көнне “Спутник” Түбән Каманың “Реактор”ы белән очрашты. Көндәш команда тиз арада гол кертеп өлгерә. Әлмәтлеләр моңа җавапсыз калмый. Алексей Бархаткин һәм Раил Шәрипов башлап җибәргән атаканы Илья Аввакумов гол итеп тәмамлый. Тәнәфестән соң команда тагын голлар белән алмаша һәм исәп 2:2 гә әйләнә. Өченче өлештә командаларның берсе дә алка кертми.
10 декабрьдә шәһәрдә болытлы булачак, төнлә аязучан һава торышы көтелә. Урыны белән аз гына кар. Җил 4-9 м/с, көндез урыны белән 14 м/ска кадәр көчәячәк. Минималь температура -6..-10º; максималь температура көндез -3..-5º. Юлларда бозлавык.
Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенә старт бирелде.
2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 400 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 16 млн. 508 мең сумлык 418 карар чыгарылган.
12 декабрьдә 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Әлмәт шәһәре, Шевченко урамы, 62 нче йорт адресы буенча халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне оештырачак. Бу көнне юридик өлкәгә караган сораулары булган әлмәтлеләрне адвокатлар, юристлар, прокуратура һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре кабул итәчәк.
Вакыйга 30 ноябрь көнне “Рус Акташы” тукталышында була. Полиция лейтинантлары Алексей Горбунов һәм Эдуард Исаев җиңелчә генә киенгән, эскәмиягә яткан кешене күреп алалар.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск һәм Сарман районнары буенча территориаль бүлеге 2018 елның 6 декабреннән Әлмәт шәһәре, Грибоедов урамы, 10 нчы йорт адресы буенча Кыш бабайга хатлар кабул итә.
Шимбә, 8 декабрьдә, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән кар, урыны белән көчле. Көндез урыны белән аз гына кар, томан. Җил 4-9 м/с. Минималь температура -7..-10º; максималь температура көндез -2..-5º.
12 декабрь көнне сәг 12.00 алып 20.00 сәг. кадәр Россия Президенты карары нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында халыкны кабул итү көне узачак. Кабул итү Әлмәт, Ленин ур. 39 нчы йорт адресы буенча үтәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 45-50-03.
4 декабрьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече алиментларны түләттерү мәсьәләләре буенча чираттагы Бердәм көн үткәрүдә катнашты.