ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2018 ел
җомга

Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече 4нче декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән ведомствоара «түгәрәк өстәл» үткәрүдә катнашты. 

 «Стань заметней» чарасы кысаларында 35 нче «Сказочная страна» балалар бакчасында әти-әниләр конференциясе узды. Әти-әниләргә юл куркынычсызлыгы буенча мастер-класслар оештырдылар. Барысы да бергәләшеп рәсемнәр, кул эшләмәләре ясадылар. 

Мошенниклар ятмәсенә интернет челтәрендә дә эләгергә мөмкин.  Кешеләр очсыз бәягә, матур фотоларга кызыгалар. Кайбер очракларда алар, хәтта, сатучыларның исемнәрен дә сорамыйлар. Яки гомумән, интернет аша гына сөйләшүләр алып баралар. Бу бит уйламыйча эш итү! Акча күчергәнче товарны карага яки бер дә булмаса кеше белән очрашып сөйләшергә кирәк. Кыйммәтле әйбер сатып алганда аеруча да! Мошенниклар кармагына, гадәттә, 40 яшьтән өлкәннәр, аеруча хатын-кызлар каба. Моны истә тотып, аларның балаларына, яшьләргә мөрәҗәгать итәсе килә: әти-әниләрегезне кайгыртып торыгыз. Алар күңелсез хәлләргә юлыкмасын өчен, мошенниклык гамәлләре турында даими сөйләгез. Өлкән кешене алдау әллә ни авыр түгел.

 

Югары Мактама урта мәктәбендә балаларга юл куркынычсызлыгы турында сөйләделәр. Чара файдалы узды. 

 «Светофорик» бәйгесенең 20 еллыгы кысаларында юл куркынычсызлыгы буенча видеороликлар конкурсы үтте.

Янгын куркынычсызлыгының төп һәм мөһим аксиомы булып - ялкынны булдырмау чарасы тора. Һәрбер аек акыллы кеше – янгынны сүндерүдән, аны тизерәк искәреп алу күпкә җиңелерәк икәнен аңлый.    Иң мөһим балалар куркынычсызлыгы кагыйдәсе булып – шырпы, төрле ут кабызу чараларына кагылмау, газ плитәләренә, электр приборлары белән эшләргә рөхсәт итмәү. Баланы үзен генә өйдә калдырган очракта да күршеләргә күзәтчелек итәргә ярдәм сорарга кирәк. Тагын бер мөһим ысул – һәрбер өйдә ялкын сүндерү җайланмасы булдырырга кирәк. Бу җайланма белән балалар да  дөрес куллансын өчен бары тик берничә минут куллану ысулы инструкциясен укып, гади генә рәсемнәрен карау да җитә. Әйтәсе килә, җайланмага карый янган квартира бик күп чыгымнар таләп итәр иде. 01, 112 телефоннары аша шалтырату зарур.

 «Ценг Тоу» командасын җиңгәннән соң, Әлмәтнең «Нефтяник» командасы Пекиннан «КРС-ОЭРДЖИ» белән үзара ярышты һәм җиңү яулады.


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Шәһәрнең салым инспекциясе хезмәткәрләре белән матбугат конференциясе үтте. Сүз төрле ташламалар, үзгәрешләр турында барды. 3 декабрьдә милек өчен салым түләү вакыты тәмамланды. Әлегә җыем75 проценттан артык тәшкил иткән. Быел беренче тапкыр физик затлар кеременә булган салымга да квитанция языла башланган. Салым инспекциясе аның суммасын үзе саный. 

 

7 декабрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явымсыз. Җил  4-9 м/с. Минималь температура -8..-11º,аязганда -16º; максималь температура көндез  -4..-8º. Юлларда бозлавык, сак булыгыз!

Агымдагы елның 5 нче декабрендә Әлмәт шәһәре  мәшгульлек  үзәгенең хезмәт базарын анализлау һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе Майя Алексеева «Алнас» ҖЧҖнең пенсия алды яшендәге хезмәткәрләре белән очрашуда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International