Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенә старт бирелде.
Ул республиканың социаль-икътисади үсешенә, мәдәниятенә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны барлау һәм җәмгыятькә таныту максатыннан оештырыла.
Бәйге муниципаль (2018 елның 15 ноябрьдән алып 16 декабрьгә кадәр) һәм зона (2019 елның 21 гыйнварыннан алып 10 февральгә кадәр) турлардан тора. Бәйгенең финалы Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казан шәһәрендә узачак.