ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Сишәмбе, 11 декабрьдә, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә аз гына кар, көндез явымсыз. Җил 4-9 м/с, төнлә урыны белән 12 м/ска кадәр көчәячәк. Минималь температура -6..-10º; максималь температура көндез  -3..-7º. Юлларда бозлавык.

«Яшел Фитнес» Татарстандагы иҗтимагый киңлекләр территориясендә кешеләрне массакүләм спортка җәлеп итүгә юнәлтелгән проект  Eventiada IPRA Golden World Awards 2018 аралашу өлкәсендәге Көнчыгыш Европадагы иң зур премиядә җиңүче булып танылды. Татарстанлылар «Иң яхшы сәламәт яшәү рәвеше проекты» номинациясендә җиңделәр.

Шәһәр активы белән киңәшмәдә “Игелекле Әлмәт” штабының Яңа ел хәйрия акциясен уздыру буенча планнары белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева уртаклашты. Киңәшмәне Әлмәт муниципиаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов алып барды. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов рәислеге астында узган эшлекле дүшәмбедә «Светсервис» МУП директоры Сергей Петровның тыштагы яктыртуның хәле турында доклады тыңланды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Әлмәт муниципаль районындагы сәламәтлек саклау идарәсенең коррупциягә каршы көрәшү комиссиясеның чираттагы утырышы 7 декабрьдә идарәнең җитәкчесе Вера Головина рәислеге астында узды. 

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында "Халык тануы" бәйгесен уздыра. Әлмәттән "Луч" телекомпаниясе журналисты Рамилә Хәмидуллина катнаша. Видеосюжет нефть башкаласында яңа"Сәламәтлек" паркы ачылуына багышланган.

Бу юлы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе рәислегендә атна саен район активы белән үтә торган киңәшмә бүген Әлмәт шәһәрендә СПИД Республика үзәге филиалы җитәкчесе Раушания Усманованың Әлмәт районында ВИЧ-инфекциясе эпидемиясе үзенчәлекләре турында докладыннан башланды. 

Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә. 11 декабрь көнне планлы рәвештә 9.00 дән 17.00 гә чаклы – Геофизическая (Эссен) урамында светофор сүндерелә.

«Россия Диңгез пехотасы көне» хөрмәтенә Әлмәттә чакырылыш яшендәге яшьләр арасында хәрби-спорт ориентиры буенча ярышлар финалы узды. Әлеге ярышларны шәһәрдәге ДОСААФ автомәктәбе һәм Әлмәт шәһәре Хәрби комиссариаты оештырды.

2016 елда «Татнефть» компаниясе ярдәме белән башланган «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты кышын да дәвам итә. Узган шимбә әлмәтлеләргә һәм калабыз кунакларына янәдән бүләк ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International