Дүшәмбе киңәшмәсендә соөиалҗ яклау идарәсн җитәкчесе Кадрия Гиматдинова чыгыш ясады. Ул башкарылган эшләр белән таныштырды, агымдагы елга куелган бурычларны бәян итте.
Рәсәй Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында" Федераль законның 25 нче статьясындагы 2 нче пункты нигезендә - оешма яки шәхси эшмәкәр эшчәнлеген бетерү яисә туктату турында, оешма хезмәткәрләре санын яки штатын кыскарту, яки эш бирүче хезмәт килешүләрен өзәргә теләп карар кабул иткәндә эш бирүче - оешма тиешле чаралар үткәрүгә кадәр ике ай алдан, шәхси хезмәткәр ике атнадан да соңга калмыйча эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына, һәр конкрет хезмәткәрнең һәнәрен, хезмәт хакын, белгечлеген һәм аңа карата квалификация таләпләрен, һәрбер хезмәткәрнең хезмәте өчен түләү шартларын күрсәтеп, ә оешма хезмәткәрләренең санын яки штатын кыскарту турындагы карар хезмәткәрләрне күпләп эштән азат итүгә китерергә мөмкин булган очракта - бу хакта тиешле чаралар башланганчы өч айдан да соңга калмыйча хәбәр язма рәвештә итәргә тиеш.
Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 40 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 150 мең сумлык 3 карар чыгарылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
25 гыйнвар көнне ТОС-9Б ның актлар залында җыелыш узды. Анда «Альметьевнефть» идарәсе җитәкчелеге, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов катнашты.
Отчет җыелышында ӘМР Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, район ветераннары советы рәисе Василий Самойлов, район һәм шәһәр инвалидлар җәмгыяте рәисе Ляля Гайфуллина, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү учреждениелары директорлары катнаштылар.
Конференция гадәттәгечә Яшьләр үзәгендә узды. Компаниянең хезмәт коллективы белән очрашуга район башлыгы Айрат Хәйруллин, «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖнең генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Сергей Сергеев, «Татнефть» ГАҖнең транспорт бүлеге начальнигы Юрий Нестеров, «Татнефть» ГАҖнең профкомы рәисе урынбасары Эльмира Газизова, сервис компанияләре җитәкчеләре һәм башка чакырылган кунаклар килделәр.
26 гыйнвар көнне 17.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният йорты каршында Студент көненә багышланган чара узачак. Программада лотерея, квест, дискотека.
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе президиумы 14 гыйнвар көнне “Татарстан республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” дигән республика бәйгесен уздыру турында карар кыла.
27 гыйнвар 12:30 сәгатьтә Үзәк мәчеттә танылган якташыбыз, дөньяның мәшһүр галиме, җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим, ислам белгече, тарихчы, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел тулу уңаеннан оештырылган викторинага йомгак ясау һәм тантаналы бүләкләү узачак.
Бүген «Татинтек» ҖЧҖ, идарә ителә торган һәм бүлендек җәмгыятләренең хезмәт коллективының 2018 ел дәвамында эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга билгеләнгән максатлар буенча конференциясе узды.