Әлмәт эш бирүчеләре игътибарына

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Рәсәй  Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында" Федераль законның 25 нче статьясындагы 2 нче  пункты нигезендә -  оешма  яки шәхси эшмәкәр эшчәнлеген бетерү яисә туктату турында, оешма хезмәткәрләре санын яки штатын кыскарту, яки  эш бирүче хезмәт килешүләрен өзәргә  теләп карар кабул иткәндә эш бирүче - оешма тиешле чаралар үткәрүгә кадәр  ике ай алдан, шәхси хезмәткәр ике атнадан да соңга калмыйча  эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына, һәр конкрет хезмәткәрнең  һәнәрен, хезмәт хакын, белгечлеген һәм аңа  карата квалификация таләпләрен, һәрбер хезмәткәрнең хезмәте өчен түләү шартларын күрсәтеп, ә оешма хезмәткәрләренең санын яки штатын кыскарту турындагы карар хезмәткәрләрне күпләп эштән азат итүгә китерергә мөмкин булган очракта - бу хакта тиешле чаралар башланганчы өч айдан да соңга калмыйча хәбәр язма рәвештә итәргә тиеш.

Тулы булмаган эш көне (сменасы) режимын керткәндә һәм (яисә) тулы булмаган эш атнасы кертелгәндә, шулай ук эш бирүче җитештерүне туктатып торганда язма рәвештә бу хакта мәшгульлек хезмәте органнарына тиешле чаралар үткәрү турында карар кабул ителгәннән соң өч эш көне эчендә хәбәр итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International