ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге очрашуны Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Президенты каршындагы вәкил Тимур Нагуманов оештыра. Чарага эшкуарлар килде. Анда республиканың барлык ведомстволары вәкилләре һәм район башлыгы Айрат Хәйруллин  катнашты. Шунысы мөһим: биредә тиз арада хәл ителергә тиешле мәсьәләләр буенча үзара фикер алыштылар.

Ел саен юка боз кешеләрнең үлеменә китерә торган сәбәп булып тора, еш кына үлүчеләр арасында, ата-аналарның игътибарыннан читтә калып, боз каткан сулыклар янында йөргән балалар һәм, тәвәккәлләп, нык булмаган һәм мәкерле бозга чыгучы балыкчылар очрый. Күп кенә һәвәскәр балыкчылар, бер тапкыр боз астына чумып, җай килеп чыгар дип өметләнеп, кабаттан бозга чыгалар, әмма мондый үзеңә ышанганлык төзәтергә мөмкин булмаган фаҗигага гына китерә. Шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм чараларын үтәп, һәлакәтләрдән сакланырга мөмкин.

Төнлә Татарстанның түбән урнашкан районнарында 20-25 градуска кадәр салкын, ә аязганда температура -30 градуска кадәр төшәчәк. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Көндез температура 15-20 градус салкын булачак, бу нормадан 7-8 градуска түбәнрәк.

 

24 гыйнвар көнне 07:00дән  08:00гә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан автомобиль йөртүчеләрне тикшерү буенча «ТОННЕЛЬ» профилактик операция уздырылды.

Шушы көннәрдә Иске Суркин авылы җмрлегендә дә очрашу булды. Анда авыл җирлеге башлыгы отчет тотты. Бик күп сораулар каралды, агымдагы елга планнар билгеләнде.

25 гыйнвар көнне планлы рәвештә 9.00дан 17.00гә чаклы  Төзүчеләр проспекты - ЦРБ киселешендә светофор сүндерелә.

16нчы гыйнварьда Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышында катнашты.


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген УПТЖ для ППД актлар залында микрорайонда яшәүчеләр белән очрашу узды. Очрашуга УПТЖ для ППД директоры урынбасары,  ТОС-8А кураторы Ильфат Закиров, ТКХ департаменты директоры Җәүдәт Сөләйманов та килделәр. Җирле үзидарә рәисе Зилә Хәсәнова халык алдында исәп тотты.

28 сгыйнвардан "Киләчәк Татарстан көллиятендә" 5-11 сыйныф укучылары өчен «Инженерлык дизайны», «ЧПУлы станокларда токарьлык эшләре», «Мехатроника» һәм «Электромонтаж» компетенцияләре буенча өстәмә факультатив дәресләр ачылачак. 

24 гыйнвар көнне Әлмәттә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.Урыны белән кыска вакытлы кар явачак. Төнлә һәм көндез томан төшүе ихтимал.  Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-8 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы - 22 -27º булса, көндез һаваның максималь температурасы -14 - 17º булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International