Әлмәттә җылыту сезоны төгәлләнәчәк

2019 елның 26 апреле, җомга

Норматив буенча биш көн дәвамында һаваның уртача температурасы +8°C җылыдан өстә булганда җылылык бирү туттатыла.

Әлмәттә 30 апрельдә җылыту сезоны төгәлләнәчәк.  

"Әлмәт җылылык челтәрләре" хәбәр иткәнчә,  6 май көнне гидравлик сынаулар  уздыру һәм җылылык челтәрләре торбаларын юдырту эшләре башланып китәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International