ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

28 майдан алып 30 майга кадәр 8.00дән алып 18.00гә кадәр Миңнебай авылында ремонт-профилактика эшләре алып барылачак, бу үз чиратында аналог һәм цифрлы телетапшыру программаларын күрсәтүне туктатып торуны күздә тота.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре “Тәртип сакчылары белән зарядка” Бөтенроссия акциясенә кушылды.

16 һәм 17 май көннәрендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Е.А.Вагнер исемендәге Пермь дәүләт медицина университетында дәвалау һәм педиатрия профильләрендә укучы ординаторлар һәм «Педиатрия» белгечлеге буенча 6 курс студентлары өчен 2019 елгы чыгарылыш укучыларын эшлкә урнаштыруда ярдәм итү буенча комиссия утырышы узды.


18
май, 2019 ел
шимбә

Бүген әлмәтлеләр Монтажная урамының Шевченко урамыннан алып Объездная урамына чаклы өлешендә урнашкан гаражлар кооперативы территориясен җыештырды. 

Татарстанда 1 млн. 38 мең квадрат метр торак эксплуатациягә кертелгән – планның 42,8%. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

15 майда Халыкара гаилә көнендә 62нче балалар бакчасында узган «Мин бәхетле гаиләм белән» муниципаль бәйгесенең йомгаклау этабы гаиләне кадерләүгә, гаиләгә карата горурлык хисен тәрбияләүгә, мөнәсәбәтләрнең уңай тәҗрибәсен һәм бердәм иҗади эшчәнлеккә омтылуны формалаштыруга юнәлтелгән гаиләләр командалары ярышы рәвешендә оештырылды.


17
май, 2019 ел
җомга

Җил 6-11 м/с. Төнлә температура +2..+7º, көндез +10..+15º.

Бүген, 17нче майда, Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре «Әлмәт-Водоканал» акционерлык җәмгыятенең кадрлар хезмәте вәкиле белән «Өлкән буын» федераль проектының «Демография» милли проекты кысаларында пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне укыту мәсьәләсе буенча очраштылар.

Бүген әлмәтлеләр "Эшкә-велосипедта" акциясендә катнаштылар. Аларның күбесе автомобиль яисә шәһәр транспортында йөрүдән баш тарттылар, велосипедка күчеп, аңарда укуга, эшкә һәм башка көндәлек эшләр буенча киттеләр. 

Әлмәт медицина көллиятендә мактаулы кунак - фронтовик, Бөек Ватан сугышы ветераны, табиб, дус, остаз - Габдрахимов Бари Вәгыйз улы белән очрашу өчен студентлар һәм укытучылар аеруча дулкынлану белән «Сугышның хатын бите түгел» исеме астында әдәби-музыка композициясе әзерләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International