Әлмәттә төзелеш, аросәнәгать һәм экология мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 18 мае, шимбә

Татарстанда 1 млн. 38 мең квадрат метр торак эксплуатациягә кертелгән – планның 42,8%. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 500 тикшерү уздырылган. Апрель аенда 149 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 4 млн. 470 мең сумлык 107 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 425 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган.

Республикада санитар-экологик ике айлык дәвам итә. Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш мәйданчыклары территориясендә «Чиста төзелеш» чарасы уздыра. Апрельдә тикшерүләр барышында 46 бозулар ачылган. 37 административ беркетмә төзелгән, шул исәптән 17 – юридик затка, 20 – вазыйфаи затка. 750 мең сумга штраф салынган.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының  инвестицион программасы буенча 2019 елда гомуми мәйданы 438,3 мең кв.м. булган 838 фатирлык 165 йорт файдалануга тапшыру карала. 2019 елның 17 маена статистика органнарына 2 мең 45 фатирлык 44 йорт буенча (мәйданы 118,3 мең кв. м) хисап тапшырылган.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча, министр хәбәр иткәнчә, 2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 132 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. Шул исәптән 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаилә. Сигез сертификат гамәлгә ашырылган (Аксубай – 1, Әлмәт – 2, Түбән Кама – 4, Саба районнары – 1). Шулай ук 18 чернобыльчегә һәм 17 Ерак Төньяктан мәҗбүри күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән. Моннан тыш, 54 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү карала. 

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2019 елның 1 июленнән төзелеш алып баручылар эскроу-счетлар буенча эшләргә тиеш булалар. Республиканың кайбер банклары бу юнәлештә аккредитация алганнар.

Рөстәм Миңнеханов финанс-кредит оешмаларын төзелеш компанияләренә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә өндәде. «Безнең өчен бу яңа эш рәвеше икәнне аңларга кирәк. Төзелеш алып баручыларның тиешле тәҗрибәсе юк: документларны белеп тутырырга, нинди процедуралар башкарырга кирәклекне белергә кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Республикада быелгы чәчү кампаниясе һәм терлекчелек үсеше турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Республикада санитар-экологик ике айлык барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International