Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы күләме күтәрелү белән бәйле чыгымнар 2019 елда 5 млрд сум булачак. Россиядә 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме эшкә яраклы халыкның 2018 елның II кварталындагы яшәү минимумы күләменә тиңләшә һәм ул 11 мең 280 сумны тәшкил итә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
15 майда Балалар-яшүсмерләр сәнгате үзәге территориясендә мобиль автошәһәр ачылды. Әлеге чара «Куркынычсыз тәгәрмәч - 2019» яшь инспекторларның муниципаль бәйгесе кысаларында узды.
Әлмәттә “Икенчел чималга алмашка – үсенте” акциясе уза. Бүген, ягъни 17 май көнне 15.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Әминов урамы, 9а йорты адресы буенча урнашкан Экология департаменты “Икенчел чималга алмашка – үсенте” акциясен уздыра. Акция барышында әлмәтлеләр әлмәтлеләр макулатура макулатура тапшырып, авның урынына ылыслы агачлар үсентеләре ала ала.
Әлмәт районының авыл хуҗалыкларында иртә өлгерә торган культураларны чәчү тәмамлануга таба бара. Соң өлгерә торган, карабодай, силослы кукуруз, рапс кебек культураларны чәчү дәвам итә.
Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге Татарстан Республикасы бюджетыннан халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте юнәлеше буенча инвалидларны эш белән тәэмин иткән эш бирүчегә хезмәт хакы түләү өчен тоткан чыгымнарның бер өлешен кайтарып бирү өчен субсидия бирү программасын тормышка ашыру кысаларында эш бирүчеләргә сәфәр кылды.
Бөтенросия «Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе кысаларында Әлмәттә махсус ВИЧ_инфекциясенә тест үтү пунклары эшләячәк:
Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Өмет җилкәне» V иҗат фестиваленең финал туры ачылышы булды.
Әлмәт тире-венерология диспансеры дүшәмбе көнне, 20нче майда, 8.30 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр 211нче кабинетка «Меланомага диагностика ясау көненә» чакыра. (үзегез белән түбәндәге документлар алып килегез: паспорт, полис, СНИЛС). Язылырга 43-48-09 телефоны буенча яисә регистратурада мөмкин.
17 май көнне Әлмәт “Эшкә велосипедта” акциясенә кушыла. Майның өченче җомгасында барлык әлмәтлеләргә эш урыннарына ике тәгәрмәчле транспортта барырга тәкъдим итәләр.
«Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы теләге булганнарны Әлмәт шәһәренә экскурсоводлар әзерләү буенча программада катнашырга чакыра. Дәресләр 2019 елның 7 июненнән башлап 30 июньгә кадәр ял көннәрендә узачак.