ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2019 ел
сишәмбе

Операция юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү һәм җәяүлеләргә өстенлек бирмәү очракларын ачыклау максатыннан чыгып оештырыла.

Татарстан Пенсия фонды ана капиталына сертификат хуҗасының яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы МФЦ дә яки Россия Пенсия фонды идарәсендә икенче бала өчен айлык түләү өчен гариза бирергә мөмкин булуын искә төшерә.

Балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын кисәтү, балалар һәм яшүсмерләрдә юлларда куркынычсыз йөрү күнекмәләрен булдыру максатыннан чыгып, 20 майдан алып 2 июньгә кадәр республикабызда “Игътибар-балалар!» профилактика чарасы узачак.


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кандидатурасын тәкъдим итүче «Бердәм Россиянең»  алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән очрашуы узды бүген «Иске Элмэт» мәдәният йортында.

2019 елның 4 ае дәвамында Әлмәт районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының эшчәнлеге турында мәгълүмат белән эшлекле дүшәмбедә Палатаның рәисе Ильвира Пузырева чыгыш ясады. Ул 2019 елга фаразланган приватизация планын тормышка ашыру кысаларында ачык аукцион сатулар аша планга кергән 4 объектның 2сенең 2 827 мең сумга сатылуы, моның план үтәлешенең 50%ын тәшкил итүе турында хәбәр итте.

Каникуллар вакытында һәр бала гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтергә тиеш. Кайбер вакытта ут белән уйнау янгынга китерә ала.

2019 елда Әлмәт районында җәйге сәламәтләндерү ялында 9 мең бала була алачак. Районның территориясендә 42 сәламәтләндерү мәйданы урнашачак, шул исәптән көндез анда булуны күздә тоткан мәктәп янындагы 38 хезмәт һәм ял лагере; 1 балалар санаторие (Зәңгәр күл), 3 шәһәрдән читтә урнашкан сәламәтләндерү лагере (Юность, Солнечный, Березка). 

Майның өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган  Хәтер көне җәмәгатьчелек игътибарын ВИЧ/СПИД афәтенә юнәлтүгә, халыкның бу өлкәдә хәбәрдарлыгын арттыруга, ВИЧ-инфекциясе корбаннарын искә алуга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Әлмәттә шәһәр яшьләре өчен тарихи вакыйга - Студентлар лигасын оештыру узды. «Нефтьче» мәдәният сараенда нефть башкаласының югары һәм урта уку йортлары күргәзмәсе урнашты, студентлар үзләренең уку йорты турында сөйләделәр, талантларын, бүләкләрен, проектларын тәкъдим иттеләр.

Әлмәт мәктәпләрендә кулланылган батарейкалар җыю буенча бәйге тәмамланып килә. Шәһәрдә әлеге акциянең оештыручылары  Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, “Дюрасел Раша”, Татарстанның көнчыгыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча “Гринта” җәмгыятенең төбәк операторы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International