16 һәм 17 май көннәрендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Е.А.Вагнер исемендәге Пермь дәүләт медицина университетында дәвалау һәм педиатрия профильләрендә укучы ординаторлар һәм «Педиатрия» белгечлеге буенча 6 курс студентлары өчен 2019 елгы чыгарылыш укучыларын эшлкә урнаштыруда ярдәм итү буенча комиссия утырышы узды.
Чарада Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе белгечләре кадрлар буенча баш табиб урынбасары Г.Р.Ашрафуллина һәм өлкән шәфкать туташы Л.А. Аглиуллина катнаштылар.