Әлмәт районы тәртип сакчылары зарядка уздырды

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре “Тәртип сакчылары белән зарядка” Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Шәхси состав белән эшләү бүлегенең һөнәри әзерлек юнәлеше белгече полиция лейтенанты Виталий Храмов шәһәребезнең 21 нче мәктәп укучылары белән зарядка уздырды.

Зарядка ясау барышында Виталий Владимирович укучыларга яхшы физик форманы саклау өчен берничә күнегү күрсәтте.

Кызыклы разминка ясаганнан соң физкультура укытучысы Фәрит Әхмәтов кунакка баскетбол уйнарга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International