ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Игътибар- балалар!" профилактик чарасы кысаларында “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр 25 нче мәктәп укучыларына балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан чыгып кулган спектакльләрен тәкъдим иттеләр.

Әлмәт муниципаль районы территориясендә кызамык буенча халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өчен кызамыкка каршы тотрыклы коллектив иммунитетны булдыру максаты белән Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсендә кызамыкка каршы вакцинациядән юаш тарткан кешеләр белән актив эш алып барыла.

17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә акробатика буенча Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең ачык шәхси беренчелеге узды.  Бу ярышларда  Казан, Әлмәт, Кече Пурга, Чиләбе, Тольятти, Пермь, Саратов, Киров, Санкт-Петербург, Бөгелмә, Лениногорск, Березовский шәһәрләреннән килгән 372 спортчы катнашты.

 


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кандидатурасын тәкъдим итүче «Бердәм Россиянең»  алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән чираттагы очрашуы узды бүген политехник техникумның актлар залында.

25 май көнне 10.00 дән алып 13.00 сәгатькә кадәр “Мактама-парк” сәүдә үзәгендә Әлмәт онкология диспансеры һәм стоматология поликлиникасы тарафыннан дүртенче “Елмай” хәйрия акциясе оештырылачак.

21 май көнне Әлмәтнең 5 нче гимназиясендә “Цифрлар дәресе” Бөтенроссия белем бирү акциясе кысаларында “Интернетта куркынычсызлык” дигән темага дәрес уздырылды. Әлеге дәрестә  район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова һәм мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик яктан тәэмин итү бүлеге начальнигы Накыя Кильдюшова да кунак булды.

Хөрмәтле әлмәтлеләр! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз: 

Өч телдәге стендлар Татарстан Республикасының һәм муниципаль берәмлегенең транспорт тукталышларында урнаштырылачак. Татарстан башкаласында “Иске Казан” проекты гамәлгә ашырылды. Ул халыкның шәһәр тарихына карата кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән һәм ТАССРның бер гасырлык юбилеен бәйрәм итүгә багышланган. Әлеге проект кысаларында тукталышларда тарихи рәсемнәр белән стендалр куелды. 


21
май, 2019 ел
сишәмбе

"Әлмәт җылылык челтәре" 41 нче котельныен туктату 21 майдан алып 4 июньгә кадәр вакыт аралыгыннан 28 майдан алып 11 июньгә кадәр вакыт аралыгына күчерелә.

20 майда  Россиядә Меланомага диагностика ясау көне билгеләп үтелә. Бу тагын бер кат яисә беренче мәртәбә табибка миңнәрне күрсәтергә һәм сәламәтлек белән барысы да әйбәт икәненә ышанырга яхшы сәбәп булып тора. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International