Майның өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган Хәтер көне җәмәгатьчелек игътибарын ВИЧ/СПИД афәтенә юнәлтүгә, халыкның бу өлкәдә хәбәрдарлыгын арттыруга, ВИЧ-инфекциясе корбаннарын искә алуга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
13-19 май көннәрендә Әлмәт муниципаль районында Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне уңаеннан алтынчы тапкыр «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе узды. Шушы акция кысаларында Әлмәттә махсус ВИЧ-инфекциясенә тест үтү пунклары эшләде.
Барысы атна дәвамында ВИЧ-инфекциясенә тестны 224 кеше узды (барлык күрсәткечләр дә тискәре).
ВИЧка тикшерелү өчен эш көннәрендә Түбән Мактама, Промышленная, 1а адресы буенча урнашкан СПИД үзәгенең Әлмәт филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефон: 36-20-18.