Әлмәт балаларын игътибарлы булырга чакыралар

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын кисәтү, балалар һәм яшүсмерләрдә юлларда куркынычсыз йөрү күнекмәләрен булдыру максатыннан чыгып, 20 майдан алып 2 июньгә кадәр республикабызда “Игътибар-балалар!» профилактика чарасы узачак.

Хәзерге вакытта  Әлмәт районы юлларында 10 бала зыян күргән 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Ел саен үткәрелә торган анализ күрсәткәнчә, юл хәрәкәтендә яшь катнашучылар катнашында юл фаҗигаләренең яртысыннан артыгы майдан сентябрьгә кадәр теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International