2019 елда Әлмәт районында җәйге сәламәтләндерү ялында 9 мең бала була алачак. Районның территориясендә 42 сәламәтләндерү мәйданы урнашачак, шул исәптән көндез анда булуны күздә тоткан мәктәп янындагы 38 хезмәт һәм ял лагере; 1 балалар санаторие (Зәңгәр күл), 3 шәһәрдән читтә урнашкан сәламәтләндерү лагере (Юность, Солнечный, Березка).
Әлмәттә җәйге сезонны ачу «Балаларны яклау көнен» бәйрәм итүдән башланачак.
Әлмәттә җәйге каникуллар вакытында 1000 яшүсмерне эшкә уртнаштырырга уйлыйлар.
Бу хакта шәһәр активы катнашында узган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева хәбәр итте. Беренче чиратта эш урыннары профилактик исәптә торган ятим балаларга һәм яшүсмерләргә, тулы булмаган, күпбалалы һәм социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тәкъдим ителәчәк.
Узган ел 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 530 мәктәп укучысы шәһәрнең яшүсмерләр клубларында эшләгән. Быел исә җәйге ял вакытында эшләргә теләүчеләрне мәгариф идарәсе һәм яшьләр эшләре идарәсенә урнаштырачаклар.
Эш режимы – 1 сәгать. Мәктәп укучыларына хезмәт түләү өчен республика бюджетыннан 1,5 миллион сум күләмендә акча бүленә. Исәпләгәндә бер ай өчен яшүсмергә 1500 сум түләнәчәк дигән сүз.
Алар мәктәпләр территорияләрен яшелләндерү, төзекләндерү һәм мәктәп алды участокларындагы эшләр белән шөгыльләнәчәкләр.