Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сәхнә аша өйрәнәләр

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

"Игътибар- балалар!" профилактик чарасы кысаларында “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр 25 нче мәктәп укучыларына балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан чыгып кулган спектакльләрен тәкъдим иттеләр.

Спектакль барышында геройлар мәктәп укучыларына юл, җәяүлеләр кичүе, светофор нәрсә икәнен һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлатып уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International