Әлмәттә алдан тавыш бирүдә катнашучылар сайлаучылар белән очраштылар

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кандидатурасын тәкъдим итүче «Бердәм Россиянең»  алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән чираттагы очрашуы узды бүген политехник техникумның актлар залында.

Катнашучыларның һәрберсе үзе, эшчәнлекләре турында сөйләделәр, шулай ук сорауларга җавап бирделәр.

Әлмәтлеләр кандидатларга районның социаль-икътисадый үсеше, инвестицияләрне җәлеп итү мөмкинлекләре, төзекләндерү буенча яңа проектлар, районның авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы үсеше, спорт үсеше һәм мәгърифәтне модернизацияләү, яшьләрне авылга җәлеп итү турында сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International