«Татнефть» компаниясенең генераль директоры Наил Маганов хезмәт уңышлары, актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен Хөрмәт ордены белән бүләкләнде.
Бүгер район башлыгы күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау барышы белән танышты. Шәһәр һәм район башкарма комитетлары җитәкчеләре, Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты белегчләре, муниципалитетның төрле хезмәтләре белгечләре белән бергә Айрат Хәйруллин капиталь ремонт бара торган 10нан артык объектны карап чыкты, төзүчеләр белән актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты, күпфатирлы йортларда торучылар белән очрашты.
26 майда Шәһәр стадионында Әлмәт шәһәренең «Нефтеград» һәм Казан шәһәренең «Казань» командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 3нче турының матчы узачак.
Әлмәт полицейскийлары «Синең сайлау» акциясендә катнаштылар. Балигъ булмаганнар катнашуы белән төркем җинаятьләрен кисәтү, аларны деструктив эшчәнлеккә җәлеп итүгә һәм экстремистлык идеологиясен яшүсмерләр мохитенә тәэсир итүенә юл куймау акциянең максаты булып тора.
25 май көнне Әлмәт муниципаль районының барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә соңгы кыңгырау чыңлаячак. Шуңа бәйле рәвештә башкарма комитет карары белән сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә 2019 елның 25 май көнне алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелып торырга киңәш итә.
Бүген «Экосемья-2019» республика бәйгесендә катнашу өчен заявкаларны кабул итүнең соңгы көне булуы турында хәбәр итәбез.
Әлмәттә рөхсәтсез урнаштырылган калдыкларны юк итү дәвам итә. 1 апрельдән Татарстан Республикасында экологик икеайлык - генераль җыештыру вакыты узуы турында искәртәбез.
31 май көнне 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Казан шәһәре, Павлюхина урамы, 57 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәреләчәк.
24 майда 17.00 сәгатьтә шәһәр паркында Славян язуы һәм мәдәнияте көненә туры китерелгән бәйрәм концерты узачак.
Бүген яшь натуралистлар - мәктәпкәчә яшьтәге белем алу учреждениеларындагы урта группаларда тәрбияләнүчеләр «Кече елгаларны яклау» проектын уздыру кысаларында «Сулыкларда яшәүчеләр турында» мини-постановкалар күрсәттеләр.