17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә акробатика буенча Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең ачык шәхси беренчелеге узды. Бу ярышларда Казан, Әлмәт, Кече Пурга, Чиләбе, Тольятти, Пермь, Саратов, Киров, Санкт-Петербург, Бөгелмә, Лениногорск, Березовский шәһәрләреннән килгән 372 спортчы катнашты.
Әлмәт данын бу ярышларда Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт акробатикасысы бүлегендә шөгыльләнүче спортчылар катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Әлмәт спортчылары бер алтын, өч көмеш һәм өч бакыр медальгә ия булдылар.