Татарстан Республикасындагы Әлмәт районы буенча Росгвардиянең ведомстводан тыш сак идарәсе ветераннары стажер вазыйфаларындагы һәм бүлекчәдә эшләүчеләр белән бергә егерме ике ел элек хземәт вазыйфаларын башкару вакытында үлгән хезмәттәшләр - милиция майоры Игорь Данилов һәм милиция старшинасы Владмири Долгов күмелгән җирдә куелган һәйкәлләрне демонтажладылар һәм яңаларны урнаштырдылар.
Чараның ахырында яңартылган постаментларга чәчәкләр бәйләмнәрен салу тантанасы узды.