Әлмәт юлларында 8 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды

2019 елның 24 мае, җомга

22 май көнне 17.00 дән алып 18.00 сәгатькә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан автомобиль йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча “Тоннель” профилактик операция уздырылды.

Операция юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү һәм җәяүлеләргә өстенлек бирмәү очракларын ачыклау максатыннан чыгып оештырыла.

Рейд барышында 76 автомобиль тикшерелде. Шуларның сигезендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу күзәтелә: куркынычсызлык каешы каптырылмау (2 очрак),  ОСАГО полисыннан башка идарә итү (3 очрак), юлны идарә ителми торган җәяүле кичүе аша узучы җәяүлегә өстенлек бирмәү (5 очрак).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International