24 майдан алып 31 майга кадәр Әлмәттә «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән «Әлмәт муниципаль районы башлыгы кубогы» Бөтенроссия балалар теннис турниры узачак.
«Әлмәт муниципаль районы башлыгы кубогына» турнир җиденче тапкыр үткәреләчәк. Матчлар «Tennis City» сопрт үзәге кортларында узачак. Спортчылар 13 яшькә кадәр категориядә чыгыш ясыячаклар, ярышларда Самара, Казан, Ижау, Ульяновск, Магнитогорск, Югары тау, Әлмәт, Уфа, Лениогорск һәм Тольятти шәһәрләреннән җыелган иллеләп кеше катнашыр дип көтелә.