Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашуы белән WorldSkills Russia «Яшь профессионаллар» Милли чемпионатында җиңүче, бүләкләнүчеләр һәм катнашучылар белән пресс-конференция узды.
Эшче профессияләрен алучы һәм бу аларга ни өчен кирәк икәнен һәм аларга киләчәктә нинди зур ихтыяҗ булуын аңлый торган кыю, талантлы яшь кешеләр чемпионат, Татарстанныд һәм Россиянең милләтара дәрәҗәдәге чемпионатларда җиңүләре өчен нәрсә кирәк икәне турында фикерләре белән уртаклаштылар.
Район башлыгы чемпионны һәм бүләкләнүчеләрне акчалата сертификатлар белән бүләкләде, сайланылган эшче профессиядә уңышлар һәм яңа ачышлар теләде.