2030 елга кадәр билгеләнгән Әлмәт муниципаль районының иҗтимагый-икътисади үсеш Стратегиясендә районыбызда белем алу программалары, һәм шулай ук укыту процессы шартларында һәм матди-техник җиһазландыру өлешендә хезмәт базары таләпләренә һәм инновацион икътисад ихтыяҗларына туры килә торган зирәк һәм төрле яктан үсешкә ия булган һөнәри белем алу системасын формалаштыру кирәклеге күздә тотыла.
Эшлекле дүшәмбедә Әлмәт сәүдә-икътисадый техникумы директоры Зөлфия Мустафинаның чыгышы тыңланды.
Техникум иҗтимагый туклану продукциясе технологиясе, икътисад һәм бухгалтер хисабы, иминият эше, логистикада операцион эшчәнлек, товар белеме һәм кулланучылар товарлары сыйфатына экспертиза ясау белгечлекләре буенча урта буын белгечләрен әзерли.