24 майда Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Өченче буын» IX Татарстан Республикасы пенсионерлары спартакиадасы узды.
Районыбызның командасы иң актив катнашты һәм республиканың муниципаль районнарыннан 14 шәһәр командасы арасындагы гомумтөркем беренчелектә 2нче урынны яулады.