Халыкара балаларны яклау көне - иң тылсымлы, игелекле бәйрәмнәрнең берсе.
Бәйрәм алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт җирле бүлеге төрле чаралар уздыра. Шәһәрнең мәктәпкәчә белем алу учреждениелары арасында үткәрелгән фестиваль «Балалар спорты» партия проекты кысаларында оештырылды һәм футбол спорт мәктәбендә узды.
Беренче урынны 57нче номерлы «Сандугачкай» балалар бакчасы яулады, икенче урын 50нче номерлы «Ләйсән» балалар бакчасына тапшырылды, өченче урынны 53нче номерлы «Светофорик» балалар бакчасы һәм 2нче номерлы «Балачак планетасы» балалар бакчасы үзара бүлештеләр. Башка катнашучылар фестивальдә катнашучы кубогы белән бүләкләнделәр.