ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

13 июнь көнне планлы рәвештә 8.00дән 19.00гә чаклы Шевченко урамы - Төзүчеләр проспекты киселешендә светофор сүндерелә.

Ул «Сәламәт киләчәк» федераль партия проекты кысаларында оештырылды. Ул медицина көллияте студентлары, волонтерлар ярдәме һәм «Яшь гвардиячеләр» белән бергәлектә тормышка ашырылды.


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Су буенда ял итәргә, су чәчрәтеп уйнарга яратучылар да күп, судан зыян күрүчеләр дә аз түгел. Еш кына иң мөһим нәрсәне оныталар: йөзә белмәсәң, суга кермә, керсәң дә тирәнгә кермә.  Шуңа күрә дә су буена барырга чыкканчы, яисә балаларыгызны анда җибәрер алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерегез. Су үзе рәхәтлек чыганагы булса да, куркыныч мохит санала, шуңа да анда көтелмәгән хәлләргә әзер булып торуың хәерлерәк.

Район активы белән киңәшмәдә Татарстан Республикасындагы Күпфункцияле үзәкләр ГБУ Әлмәт филиалы эшчәнлеге белән Илдар Мусин таныштырды. Ул бүгенге көндә күпфункцияле үзәкнең гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү өчен гаризалар һәм документлар кабул ителә торган офислар гына булмавын билгеләде.

6 июнь көнне Колшәрип һәм Әлмәт тимер юл станцияләре арасында тимер юлны аркылы чыгу юлының 74 километрында Круглое Поле һәм ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә юлларында авария дәрәҗәсен киметүгә юнәлтелгән профилактик чара узды.

Эшлекле дүшәмбедә бүген «Районның санитар-экологик торышы, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы авыл җирлеге» район бәйгсенә нәтиҗәләр ясалды. Киңәшмәдә катнашучылар алдында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлеге буенча урынбасары Олег Шабалин чыгыш ясады. Ул бәйге кысаларында күчмә тикшерү комиссиясе авыл җирлекләрендәге торак пункларының төзекләндерү һәм санитар-экологик торышы дәрәҗәсенә бәя бирде.


9
июнь, 2019 ел
якшәмбе

Узган ялларда әлмәтлеләр дүртенче тапкыр велопарадка чыкты. Быелгысы алдагыларыннан беркадәр аерылып торды, әмма үзгәрешсез яклары да бар иде. Дәүләт Думасы депутаты, танылган боксчы Николай Валуев, мисал өчен, вәгъдәсенә тугры калып, дүртенче ел рәттән шәһәр урамнары буйлап велосәяхәт кылды.


8
июнь, 2019 ел
шимбә

Мондый бәйрәмнең Әлмәт тарихында күзәтелгәне булмагандыр. Дүшәмбе көнне генә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәри осталык бәйгесендә катнашып, теләкләрен белдергән район башлыгы Айрат Хәйруллин Сабантуйга министр вазифасында килде. Башка күңелле мизгелләргә дә бай булды сабан бәйрәме.

Чын күңелдән сезне Сабантуй бәйрәме белән котлыйм!

Гасырлар тирәнлегендә барлыкка килеп, Сабантуй үзенең милли холкын саклап калды. Шуның белән бергә ул тынычлык, игелек һәм үзара хөрмәт идеалларын гәүдәләндерә. Бу өмет, уңыш, шулай ук алда - мул уңыш һәм уңышлы ел булуына ышаныч бәйрәме. Бу көнне без әйдәп баручы механизаторлар һәм терлекчеләрне, хуҗалыкларның җитәкчеләрен һәм районның барлык эшчәнлек өлкәләренең хезмәткәрләрен хөрмәтлибез.


7
июнь, 2019 ел
җомга

Россия халыкларын берләштерүче һәм аларга милли гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калырга ярдәм итүче бәйрәм - халык Сабантуе бәйрәме якынлашып килә. Әлмәттә ул 8 июнь көнне 10.00 сәгатьтән алып 15.00 сәгатькә кадәр узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International