ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәре күле мәйданчыкларында һәм Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге мәдәният һәм ял итү паркында пляж волейболы буенча Ачык республика турниры узды.

Ленин урамында җәяүле зоналарында төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 12 июньнән алып төзекләндерү эшләре тәмамланганчы Мәрҗани урамыннан Чехов урамына кадәрге өлешендә  транспорт хәрәкәте чикләнә.


12
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

12 июнь - Россия көне. Шәһәр паркында  бәйрәм чаралары гөрли: 14 яше тулган яшүсмерләргә паспортлар бирелә, быел беренче сыйныфка баручы балаларга "Мәктәпкә жыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында букчалар тапшырыла, үзешчәннән концерт бүләк итә.

Сезне чын күңелдән төп дәүләт бәйрәме - Россия көне белән котлыйм!


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

«Римера» КГ Әлмәт предприятиесы И.М. Губкин исемендәге нефть һәм газ РГУдә парарметр һәм ресурс сынауларын уңышлы үткән 4ле габаритлы электр үзәктән куа торган насослар өчен яңа газны стабильләштерүче җайланмаларны җитештерүне үзләштерүгә кереште. 

22-23 июнь көннәрендә Әлмәттә илебезнең иң көчле спортчылары катнашында триатлон буенча Россия чемпионаты ярышлары узачак.

Эссе коры көннәрдә тирәк мамыгы янгын чыгуга җитди сәбәп булып тора. Ул кыска вакыт эчендә янып бетсә дә, ут тирә-юньдәге коры үләнгә, агач корылмаларга күчәргә мөмкин. - Янгынны кисәтү максатыннан тирәк мамыгы күпләп җыелган урыннарга су сибеп торырга кирәк. Ата-аналар һәм тәрбиячеләр балалар белән янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр оештырырга тиеш.

Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә. Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелә һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.

Хөрмәтле әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары!

Сезне Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге

мәдәният һәм ял шәһәр паркына

12 июнь көнне чакырабыз

 

Ялларны "Шәһәрнең мәдәни мөхите" проекты белән күңелле уздыр!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International