Эшлекле дүшәмбедә бүген «Районның санитар-экологик торышы, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы авыл җирлеге» район бәйгсенә нәтиҗәләр ясалды. Киңәшмәдә катнашучылар алдында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлеге буенча урынбасары Олег Шабалин чыгыш ясады. Ул бәйге кысаларында күчмә тикшерү комиссиясе авыл җирлекләрендәге торак пункларының төзекләндерү һәм санитар-экологик торышы дәрәҗәсенә бәя бирде.
Җиңүчеләр
Районның иң чиста һәм төзек торак пунктлары:
I урын – Миңлебай авыл җирлеге
II урын – Борискино һәм Сиренькино
III урын – Камы-Исмәгыйль һәм Кәшер.