Мондый бәйрәмнең Әлмәт тарихында күзәтелгәне булмагандыр. Дүшәмбе көнне генә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәри осталык бәйгесендә катнашып, теләкләрен белдергән район башлыгы Айрат Хәйруллин Сабантуйга министр вазифасында килде. Башка күңелле мизгелләргә дә бай булды сабан бәйрәме.
Быел мәйданга илтүче автобуслар халыкка бушлай хезмәт күрсәтте. Шулай булса да, җәяү баручылар да күп иде. Сусаклагыч буйлап салынган тигез юлның ике ягында эшмәкәрләр үз продукцияләрен тәкъдим итеп тора, шушында ук җырлар яңгырый. Мәйданга җиткәнче үк күңелгә күтәренке бәйрәм рухы кереп кунаклады. Әлмәт халкы һәм кунаклар да Сабантуй күчтәнәченнән авыз итәргә ияләнеп бетте. Шуңа күрә күз иң беренче бавырсакны эзләде: быел ул торт рәвешендә иде. Игътибарны яңа авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе дә җәлеп итте.
Сабантуй – ул иң әүвәл тырыш хезмәтләре белән өстәлләребезне икмәк-сөттән өзмәгән авыл хуҗалыгы фидакарьләренә дан җырлау бәйрәме. Язгы кыр эшләре артта калды, киләчәк уңыш өчен ныклы нигез салынган. Мәйдан буйлап узган авыл хуҗалыгы алдынгыларына рәхмәтебезне алкышлар аша белдердек. Районда төрле милек формасындагы 86 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов үзенең чыгышында аларның төрле юнәлеш буенча эшчәнлек җәелдерүен билгеләп үтте. Фермерлар яшелчә-җимеш үстерә, мал-туар асрый, иген игә.
- Безнең алда торучы бурычлар күп – сөт комбинатын эшләтеп җибәрәсе, яңа терлекчелек комплекслары, 5 мең тонна продукция сыйдырышлы яшелчә саклагыч төзисе, югары маржиналь культуралар мәйданын арттырасы бар. Ышанам, максатка ирешербез, - диде ул.
Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Сабантуй кунакларына Татарстан Президентының бәйрәм котлавын ирештерде, шәхсән үз исеменнән дә рәхмәт белдерде.
Югары уңышка ирешеп эшләгән авыл хуҗалыгы алдынгылары бер-бер артлы сәхнә түренә чакырыла торды. Игенчеләр, кыр батырлары, терлекчеләр, җитәкчеләр – һәммәсенең хезмәте югары бәяләнде.
Мәйданда сәхнәләштерелгән күренеш безне борынгы Болгар чорына алып кайтты. Татарстанның, Башкортстанның һәм үзебезнең район иҗат коллективлары, барлыгы 420 кеше җыр-биюдән торган җиде өлешле манзара бүләк итте. Танылган эстрада йолдызларының җырларына кушылып, халык рәхәтләнеп биеде, җырлады. Барлык чыгышлар экран аша күрсәтелеп барды. Быел хәтта сәхнә кырыйларына да йөрмәле экраннар урнаштырылган иде.
Сабантуй мәйданы территориясе буенча интерактив мәйданчыклар җәелдерелгән. Быел ишегаллары да күп ясалган иде. Эшмәкәрләр ишегалдындә нәрсә генә юк: кулдан ясалган бизәнү әйбереннән алып үзләре теккән кием-салымга кадәр. Казаннан килүчеләр дә бар иде. Ярминкә-базар дигәненә кергәч, тиз генә чыгармын димә.
Шулай ук кул эшләре искитәрлек: кем бәйли, кем чигә, кем чалгы-пычкы үткенли. Балалар мәйданчыгында да Бөек Болгар иленә сәяхәт оештырылган. Рыцарьлар, төрле уеннар, фотозоналар, мастер-класслар – балалар рәхәтләнде генә. Биредә хәтта ясалма шугалак та бар иде.
Әлмәттә көчле көрәшчеләр булуын исәпкә алганда, алты үлчәү категориясе буенча да бил алышу кискен үтте. Укучылар, студентлар, хезмәткәрләр арасында спорт мастеры исемен алучылар булып тора. Ниһаять, финалда ике көрәшче калды: Айдар Алтынбаев һәм Илнур Хурамшин. Икесенең дә җиңүләре шактый. Ильяс Билалов шәкерте Айдар ике ел рәттән Азнакай Сабантуенда баш батыр булып калган. Әмма бу юлы Илнур Хурамшин көчлерәк булып чыкты. Тәкә аның җилкәсенә менеп кунаклады, абсолют батырга дигән автомобиль ачкычы да аңа тапшырылды.