Әлмәттә күпфункцияле үзәкләрнең эшчәнлеген камилләштерү турында фикер алыштылар

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Район активы белән киңәшмәдә Татарстан Республикасындагы Күпфункцияле үзәкләр ГБУ Әлмәт филиалы эшчәнлеге белән Илдар Мусин таныштырды. Ул бүгенге көндә күпфункцияле үзәкнең гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү өчен гаризалар һәм документлар кабул ителә торган офислар гына булмавын билгеләде.

Бүгенге көндә Әлмәт филиалында 150дән артык дәүләт, муниципаль һәм өстәмә хезмәтләр күрсәтелә.

КФҮ эшендә иң төп нәрсә - халык аның хеәмәтләре белән файдалана алуы һәм шәһәрдә генә түгел, ә торак пунктларда да «бердәм тәрәзә» режимында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алу уңайлыгы. Шуның өчен 1000дән артык кеше яшәгән һәр авыл җирлегендә махсус территориаль яктан аерылып торучы структур бүлекләр оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International