Россия халыкларын берләштерүче һәм аларга милли гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калырга ярдәм итүче бәйрәм - халык Сабантуе бәйрәме якынлашып килә. Әлмәттә ул 8 июнь көнне 10.00 сәгатьтән алып 15.00 сәгатькә кадәр узачак.
Бәйрәм программасы:
10.00 «Рәхим итегез, Сабантуйга!» - сусаклагыч буенда урнашкан яр буе урамында сәламләү зонасы
«Добрый дворик» - иҗади остаханәсе, балалар өчен интерактив уеннар.
«Ярмарка - Базаром» - тәмле тамаклар һәм кул эше осталары өчен!
Зур «БАУРСАК»
10.30 Үзәк мәйдан Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләү
«Бөек Болгарлардан икмәк турында риваятьләр...» - ТР йолдызлары: Раяз Фасихов, Әнвәр Нургалиев, «Казан егетләре», Рината Тей, Марина Карпова, Алиса Мамина, Илгиз Зәйниев, Айдар Фәйзрахмановның фольклор музыкасы ансамбле катнашуы белән концерт-сәхнәләштерелгән тамашасы.
12.00 Милли уеннар һәм «Көрәш» - иң көчле җиңәчәк!
12.00 Балалар мәйданы «Бөек Болгар. Үткәннәргә сәяхәт» - рыцарьләр һәм батырларның урта гасыр сугышлары фестивале, бөтен гаилә өчен тарихи мастер-класслар.
Мөһим һөнәрләр мәйданы.
13.00 Ипподром Ат чабышлары, понида ярышлар, беренче тапкыр стрипль-чез.
14.00 Үзәк мәйдан Батырларның йомгаклау көрәшләре һәм «2019 ел батырын» бүләкләү.
15.00 Чара тәмамлану.