Әлмәт аграрийлары терлек азыгын әзерләүгә керештеләр

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Әлмәт районында аграрийлар печәнне (киптерелгән үләнне) һәм сенажны (каклаган консервланган үләнне) әзерләүгә керештеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр иткәнчә, 13 июньдә булган мәгълүматлар буенча, авыл хуҗалыкларының күпчелеге терлек азыгын әзерли башладылар. Хуҗалыкларда 200 тоннадан артык печән, 950 тонна сенаж әзерләнгән. Күпъеллык үләннәр 1200 гадан артык мәйданда чабылган, бу чабынлык мәйданның 11%ын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International