Әлмәт төзүчеләре - «Строймастер-2019» милли бәйгесенең федераль этабында җиңүчеләр

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Саранск шәһәрендә 4 июньнән 6 июньгә кадәр «Строймастер-2019» һөнәри осталык милли бәйгесенең  Идел буе федераль округы буенча федераль этабы узды. Һөнәри осталык бәйгесендә Идел буе федераль округының барлык республикалары һәм өлкәләреннән диярлек иң яхшы ташчылар, буяучылар, штукатурлар, плиточниклар һәм эретеп ябыштыручылар ярыштылар.

«Иң яхшы штукатур» номинациясендә Мактаулы беренче урын һәм Җиңүче дипломы Аюпов Илдар Гаптелмуҗип улына тапшырылды. 

Ташчылар арасында мактаулы дүртенче урынны Павел Сергеев яулады. 

Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар. Моннан тыш, җиңүчеләр «Строймастер-2019» Милли бүйгесенең Бөтенроссия этабында катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International