Конференция эшендә «Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт җирле бүлеге сәркатибе урынбасары - район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Миңнеханова, Әлмәт муниципаль районы "Әлмәт шәһәре" муниципаль берәмлеге Советындагы депутатлар фракциясе җитәкчесе Николай Бочкарев, район Советы һәм шәһәр Советы депутатлары, беренчел бүлекләрнең сәркатипләре, предприятиелар һәм учреждениелар җитәкчеләре, партия әгъзалары һәм тарафдарлары, «Бердәм Россия Яшьләр Гвардиясе» вәкилләре.
Конференциядә катнашучылар ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда катнашу буенча «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегенең бурычлары, районда милли проектларны тормышка ашыру мәсьәләсе турында фикер алыштылар, шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең җирле тикшерү комиссиясенең кагыйдәләрен расладылар.