«Шәһәрдә мәдәни мохит» әлмәтлеләрне кунакка чакыра

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Бу ялларда «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты чаралары Яшьләр көненә багышланган булачак.

28 июнь көнне "Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты кысаларындагы чаралар “Саулык” һәм “Шәмсенур” паркларында, шарлавыклы буаларда, шәһәр пляжында һәм “Каракүз” скверында үтәчәк. Чаралар 17.00 сәгатьтә башлана.

29 июнь көнне  бәйрәм  чаралары  “Яшьлек” һәм Әлмәтнең 60 еллыгы исемендәге скверында, “Шәмсенур” паркында, Яшьләр үзәге мәйданчыгында һәм “Әдәби ишегалды” скверында үтәчәк. Чаралар 18.00 сәгатьтә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International