Хөрмәтле әлмәтлеләр! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз: электрик челтәрләрне яхшы хәлдә тотарга, өйдә тәмәке тартмаска, дөрес булмаган җылыту приборлары белән кулланмаска, өйдә балаларны калдырмаска.
Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә. 9 һәм 10 июль көннәрендә планлы рәвештә 7.30 дән 20.00 гә чаклы Тимирязев урамы һәм Тукай проспекты чатында светофор сүндерелеп торачак.
Хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, керемнәрне легальләштерү һәм халыкны эш белән тәэмин буенча ведомствоара комиссиянең эше турында доклад белән эшлекле дүшәмбедә бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов чыгыш ясады. Ул 1 июльгә булга мәгълүматлар буенча Әлмәт муниципаль районында эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр санының 0,76% дәрәҗәсенә җитте (826 кеше), узган елның шул ук чорында бу күрсәткеч 0,71% иде. Эшсезлекнең иң югары дәрәҗәсе 2010 елның мартында теркәлгән иде - 4,28%. 2019 елның башыннан, эш эзләп, 4142 кеше мөрәҗәгать итте.
13-14 июль көннәрендә Әлмәттә мәйдан территориясендә Ачык бард җырлары фестивале узачак.
Район активы белән киңәшмә бүген яңа кадрлар билгеләнешеннән башланды. 1 июльдән «Таттелеком» җәмгыятенең Әлмәт зона электр элемтәсе узелы начальнигы итеп Альберт Валерий улы Яковлев билгеләнде.
Әлмәт шәһәренең 22 нче “Алсу” балалар бакчасында өлкән төркем балалары катнашында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча «Куркынычсызлык сукмагы» дигән файдалы һәм шул ук вакытта кызыклы квест- уен узды.
Киләчәктә «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатлыгына кандидатлар күрсәтү өчен алдан тавыш бирүләр үтте якшәмбе көнне - 7 июльдә 5 санау участокларында: 1се - шәһәрдә һәм 4се - районның авыл җирлекләрендә.
8 июльдә Россия мөһим бәйрәмне - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп узалар. Бу көнне без гадәттәгечә Русьта гаилә бәхетен, ир һәм хатынның мәхәббәтен һәм тугрылыгын яклаучылар дип саналган православие динендәге әүлияләрне - Петр князен һәм аның хатыны Февронияне Муромскийларны хөрмәтлибез.
Татарстан Республикасында 2019 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 2,7 млрд. сумга үтәлгән, бу 47,4% тәшкил итә. Барлыгы гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 942 күп фатирлы йортка капремонт ясау карала. Программаны финанслау күләме 5,8 млрд. сум. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңзәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
«Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Казанның 2 нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев өч фәннән – рус теленнән, информатикадан һәм физикадан БДИнын 100 баллга биргән. Математикадан – 99 балл.