Әлмәт районының Мактаулы гражданинына 60 яшь тулды

2019 елның 5 июле, җомга

4 июль көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Тимур Нагуманов һәм «Татнефть» генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев аппарат җитәкчесе элек «Татнефть» генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары-аппарат җитәкчесе, Әлмәт башлыгы булып эшләгән, алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты булган Ришат Фазлытдин улы Әбүбакировны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр.

Моннан тыш юбилярга республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Президенты Указы белән бирелгән «Дуслык» орденын тапшырдылар. Аңа шулай ук «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов һәм профком рәисе Гомәр Яруллин имзачсы кулган Котлау хаты да тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International